ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Беренче кварталда Татарстан Республикасы буенча “Роскомнадзор” идарәсе тарафыннан 24 ММЧ теркәлде, дип хәбәр итә идарә тармагы. Аерым алганда, 17 басма ММЧ, шул исәптән 8 газета һәм 9 журнал, 7 электрон ММЧ, шулар арасында 2 телепрограмма һәм 5 радиоканал. 

7
апрель, 2015 ел
сишәмбе
Хәзер «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайты tatar-inform.tatar/. адресы буенча .tatar доменлы зонасында бар.

6
апрель, 2015 ел
дүшәмбе

Очрашуда яклар үзара хезмәттәшлек һәм Татарстан мәгълүмат чаралары аша традицион ислам кыйммәтләрен тарату турында сөйләштеләр


3
апрель, 2015 ел
җомга
Дүшәмбе, 6 апрель сәгать 11дә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “ТР Студентлар язы -2015” студентлар иҗаты фестивале старт алуга багышланган матбугат конференциясе була.

2
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Габдулла Кариев исемендәге Казан татардәүләт яшь тамашачы театры 10 апрель 14.00 cәгатьтә “Әкият” балалар үзәге (Петербург урамы, 57 йорт, 1кат) “Айрыз Батыр” премьерасын журналистларга тәкъдим итәчәк.

1
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

Иртәгә, 2 апрельдә, 10.00дә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы хәрби комиссары 2015 елның апрель-июль айларында гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруга әзерлек һәм үткәрү турындагы матбугат конференциясе узачак.


30
март, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең почтальоннар һәм почта элемтәсе бүлекләре арасында уздырылган конкурска нәтиҗә ясалды.

24
март, 2015 ел
сишәмбе

Иртәгә, 25 мартта 14.00 сәгатьтә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко катнашында матбугат конференциясе уза.


23
март, 2015 ел
дүшәмбе
Иртәгә, 24 мартта, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды оешуга 20 ел тулуга багышланган матбугат конференциясе була.
Иртәгә, 24 мартта, 13.00 сәгатьтә“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында "Кайда үлем саталар, хәбәр ит" бөтенроссия акциясенә багышланган матбугат конференциясе уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International