Әкият китаплары, татар, рус һәм инглиз телләрендә балалар язучылары әсәрләре, Казан турында матур фотоальбомнар – болар барысы да ТР Журналистлар берлеге президиумы әгъзалары һәм “Казанские ведомости”, “Республика Татарстан” газеталары редакциясе, ГТРК “Татарстан” хезмәткәрләре тарафыннан махсус рәвештә балалар өчен җыелды. Әлеге чара “Китап укучы Татарстан” акциясе кычаларында узды. Чараны башлап җибәрүче – ТР Журналистлар берлеге.
Әлеге бүләкләрне тапшыручылар: Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, “Казанские ведомости” газетасы баш мөхәррире, ТР Журналистлар берлеге рәисе урынбасары Венера Якупова, “Республика Татарстан” газетасы баш мөхәррире Александр Латышев, ФГУП ВГТРК ГТРК «Татарстан» филиалы милли тапшыру хезмәте башлыгы Лия Загидуллина, КФУ массакүләм мәгълүмат чаралары бүлеге мөдире, профессор Васил Гарифуллин, ТР Журналистлар берлеге җаваплы сәркатибе Люция Фаршатовна.