“Татар-информ” агентлыгы “Тоталь диктант” акциясенең онлайн-трансляциясен оештыра

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Иртәгә, 18 апрельдә, 15.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы “Тоталь диктант” акциясенең онлайн-трансляциясен оештыра. Анда катнашу өчен проект сайтында теркәлергә кирәк иде. Бүген теркәлү тәмамланды.

Искә төшерәбез: Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Тоталь диктант” текстын Татарстанның атказанган артисты, Д.Сираҗиев исемендәге театраль премия лауреаты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Рамил Вазиев укыячак.

«Тоталь диктант» – ел саен үткәрелә торган акция, анда барлык теләүчеләр бушлай диктант яза һәм белемен тикшерә ала. Быел диктант тексты авторы – әдәбиятчы һәм язучы, борынгы рус әдәбияте белгече Евгений Водолазкин. Аның “Лавр” романы 2013 елда “Большая книга” премиясенә лаек булды.

Искәртеп узабыз: “Татар-информ” МА  Казан ш.,  Декабристлар урамы, 2 нче йорт адресы буенча урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International