Иртәгә, 21 апрель көнне 11.00 сәгатьтә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында икенче музейара акциясенә багышланган «Татарстанда музей язы-2015» матбугат конференциясе уздырыла.
ТР Милли музей генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко, ТР Мәдәният министрлыгының музей эше үсеше бүлеге башлыгы Дамир Натфуллин журналистларның сорауларына җавап бирәчәк.
Искәртеп узабыз: акция 21-26 апрельдә була.
«Татарстанда музей язы-2015» матбугат конференциясенең төп темасы – 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында совет халкының батырлыгы. Акция кысаларына үткәрелә торган чараларны музейның сугыш турындагы коллекцияләрен, фронт һәм тыл геройлары исемнәрен популярлаштыруга юнәлдерү ниятләнә. Акцияне ТР Милли музее инициативасы һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме Татарстан Музейлар ассоциациясе оештыра.