VI “Яңа караш”та катнашучыларның эшләре бәйгенең рәсми сайтында -Твойконкурс.рф - 2015 елның 15 июненә кадәр кабул ителәчәк. Социаль реклама бәйгесенең оештыручысы “Яшьләр дөньясы" Төбәкара иҗтимагый фонды талантлы социаль актив яшьләргә хәзерге заман иҗтимагый проблемаларына үз карашларын күрсәтергә, аларга җәмгыятьнең игътибарын юнәлтергә һәм чишү юлларын тәгъдим итәргә мөмкинлек бирә.