Иртәгә, 22 нче апрель көнне 13 сәгатьтә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Мин татарча сөйләшәм” акциясенә багышланган матбугат конференциясе уздырыла.
Очрашуда Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, аның урынбасары Рашат Якупов, җәмәгать эшлеклесе, “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Римма Бикмөхәммәтова, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында милли мәгариф бүлеге башлыгы Алсу Шәрипова катнашачак.