ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
Иртәгә, 21 апрель көнне 11.00 сәгатьтә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында икенче музейара акциясенә багышланган «Татарстанда музей язы-2015» матбугат конференциясе уздырыла.

17
апрель, 2015 ел
җомга
Бүген ТР Милли китапханәсендә "Ел китабы - 2013" конкурсына йомгак ясалды. Әлеге китапханә һәм ТР Мәдәният министрлыгы, "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан оештырылган бәйгедә 219 китап катнашкан.

16
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Иртәгә, 18 апрельдә, 15.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы “Тоталь диктант” акциясенең онлайн-трансляциясен оештыра. Анда катнашу өчен проект сайтында теркәлергә кирәк иде. Бүген теркәлү тәмамланды.

15
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Әкият китаплары, татар, рус һәм инглиз телләрендә балалар язучылары әсәрләре, Казан турында матур фотоальбомнар – болар барысы да ТР Журналистлар берлеге президиумы әгъзалары һәм “Казанские ведомости”, “Республика Татарстан” газеталары редакциясе,  ГТРК “Татарстан” хезмәткәрләре тарафыннан  махсус рәвештә балалар өчен җыелды. 

14
апрель, 2015 ел
сишәмбе
Иң зур бүләк – iPad. Ул иң зур суммада язылган кешегә булачак. Өстәмә призлар - өч фотоаппарат та бар. Алар шулай ук басмаларга язылуның гомуми бәясеннән чыгып, зур суммадан кими бару тәртибендә тапшырылачак. Кызыксындыру призлары - илле кешегә бүләкләр җыелмасы да бар. Алар квитанцияләрне юллау датасына карап, алданрак җибәрүчеләргә эләгәчәк.

13
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
Иртәгә, 14 апрель сәгать 11дә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында “2015 елның 15 апреленнән 14 маена кадәр чорда транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертү” темасына багышланган брифинг була.
Иртәгә, 14 апрель 13.00дә, "Татар-информ" агентлыгында Татарстан Республикасында Швеция көннәрен үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе була.

10
апрель, 2015 ел
җомга
Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә  Татарстан Республикасы журналистика һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә “Бәллүр каләм-Хрустальное перо” XVIIIбәйгесен үткәрү турында игълан итте.

9
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Иртәгә, 10 апрель сәгать 10 да, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Кырым Республикасының туристлык мөмкинлекләренә багышланган матбугат конференциясе була. 
Бүген концепцияне ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында тәкъдим иттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International