21-26 апрель көннәрендә республикабызда “Татарстанның музей язы-2015” дип исемләнгән II музейара акция уздырыла. Акция Татарстан музейлары ассоциациясе тарафыннан Татарстан Республикасы Милли музее инициативасы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.
Казан халкы һәм республика кунаклары өчен Татарстан Республикасы Милли музее быел да кызыклы һәм бай программа әзерләде. Атна буена Милли музейда һәм аның филиалларында музейара күргәзмә проектлары, экскурсияләр, лекторийлар, түгәрәк өстәлләр, квестлар, флэш-моблар, осталык дәресләре уздырылачак.
Татарстан Республикасы Милли музеенда 24 апрельдән 25 апрельгә каршы төндә уздырыла торган «Библиотөн» «Татарстанда музей язы – 2015» акциясенең төп вакыйгасы булачак.
Акция 26 апрельдә Габдулла Тукайның туган көнен бәйрәм итү белән тәмамланачак.