Иртәгә, 22 апрельдә 15.00 сәгатьтә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында «Кыш бабай һәм Кар кызы» резиденциясе проектының хезмәт күрсәтү һәм товар билгесен куллануда авторлык хокукларын бозу темасына багышланган брифинг була.
Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, «Кыш бабай һәм Кар кызы» резиденциясе директоры Юлия Таланова, «Артпатент» авторлык агентлыгы” ЯАҖ, патентлы ышанычлысы Григорий Бусарев журналистларның сорауларына җавап бирәчәк.
Белешмә өчен: «Кыш бабай һәм Кар кызы» резиденциясе 2009 елдан бирле ТРның Арча районы Яңа Кырлай авылында эшли. 2012 елның 4 мартында товар билгесе Интеллектуаль милек федераль хезмәтенең Дәүләт товар билгесе һәм хезмәт күрсәтү билгесе реестрында теркәлгән, 2021 елның 24 октябрендә гамәлдән чыга. Хокукый хуҗасы - “Трэвэл-Эндвок” ҖЧҖ.
2013 елда исә проектны Свердловск өлкәсе һәм Башкортстан Республикасында кабатлый башлады.