"Сәләт" Прага мәктәбе" - "Татар-информ" агентлыгында узачак матбугат конференциясенең темасы

2015 елның 21 апреле, сишәмбе

Иртәгә, 22 апрельдә, 11.00дә "Татар-информ" агентлыгында - "Сәләт" Прага мәктәбе - Татарстан Республикасы яшьләр инновацион проектларны тормышка ашыру мәйданчыгы" дигән темага матбугат конференциясе була.

Анда ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, "Сәләт" Татарстан Республикасының яшьләр иҗтимагый фонды башкаручы директоры Тимур Сөләйманов, "Сәләт" Прага мәктәбе проекты башкаручы директоры Гүзәл Госманова, "Сәләт" Прага мәктәбе проекты программа директоры Анна Фельдман катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International