«ТАТМЕДИА» «Подписка өчен – iPad» дигән конкурс игълан итте

2015 елның 14 апреле, сишәмбе

«ТАТМЕДИА» АҖ 2015 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылучылар арасында «Подписка өчен – iPad» дигән конкурс игълан итте.

Аның шартлары бик гади. Моның өчен «ТАТМЕДИА»ның кимендә өч басмасына язылырга һәм квитанцияләрнең күчермәләрен «Конкурс подписчиков» дигән тамга белән түбәндәге адреска җибәрергә кирәк: 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт. Квитанция күчермәләрен Интернет аша podpiska@tatmedia.ru адресына юлларга да була. Аларны җибәргәндә телефон номерыгызны да күрсәтергә.

Иң зур бүләк – iPad. Ул иң зур суммада язылган кешегә булачак. Өстәмә призлар - өч фотоаппарат та бар. Алар шулай ук басмаларга язылуның гомуми бәясеннән чыгып, зур суммадан кими бару тәртибендә тапшырылачак. Кызыксындыру призлары - илле кешегә бүләкләр җыелмасы да бар. Алар квитанцияләрне юллау датасына карап, алданрак җибәрүчеләргә эләгәчәк.

Газета-журналларга почта бүлекчәләрендә дә, Интернет аша да язылырга мөмкин. Ә «ТАТМЕДИА» басмаларының тулы исем-леген www.tatmedia.ru яки www.tatpost.ru/Podpiska сайтларында табарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International