ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Уртак бурычыбыз – бүген исән булган сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә тиешле кадер-хөрмәт күрсәтү, диелгән юллар бар анда.  Бүген ил халкы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгын бәйрәм итә. Шул уңайдан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына мөрәҗәгать белән чыкты. 

2
май, 2012 ел
чәршәмбе

Мәшһүр татар драматургы,  Татарстанның халык язучысы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе,  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты,  Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Туфан Миңнуллинны соңгы юлга озату 3-нче майда, сәгать 8.30 Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрында, гражданлык җеназасы сәгать 10.00 була. Мәрхүм Яңа-Татар зиратына җирләнәчәк.


25
апрель, 2012 ел
чәршәмбе

Форумны Россия Олимпия комитеты президенты Александр Жуков ачты

2012 елның 27 апрелендә сәгать 14.00 Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының брифинг-залында Татарстан Республикасында Туган тел көне уңаеннан «Балалар өчен татар телендә чыгарыла торган периодик басмаларның бүгенгесе һәм үсеш перспективалары» темасына багышланган брифинг үткәрелә.


20
апрель, 2012 ел
җомга
Республиканың матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр буенча агентлыгы һәм Татарстан журналистлар берлеге “Күптөсмерле Россия-2012” Бөтенроссия ачык журналистлар конкурсына гаризалар кабул итә.
2012 нче ел Россия Федерациясендә Россия тарихы, ә Татарстан Республикасында ТР тарихи-мәдәни мирасы елы булып игълан ителде. Россия төбәкләрендә яшәүче халыклар тарихы һәм милли-мәдәни традицияләр турындагы иҗади эшләргә аерым игътибар юнәлтеләчәк, дип әйтелә конкурс турындагы нигезләмәдә.


19
апрель, 2012 ел
пәнҗешәмбе
17 апрельдә Казанда танылган язучы, галим, тарихчы, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 125 ел тулуны зурлап искә алдылар. Шушы максаттан дөньяның төрле илләреннән килгән галимнәр, “Галимҗан Ибраһимов мирасы һәм төрки дөнья” халыкара фәнни-гамәли конференциядә әдипнең төрле юнәлештәге эшчәнлегенә бәя бирде.

19 апрельдә Казанда “KITS-2012” халыкара туристлык һәм спорт сәнәгате күргәзмәсе ачыла. Ике көнлек чараның максаты – Татарстан халкын Русиядә, чит илләрдә ял итү мөмкинлекләре белән таныштыру һәм бер үк вакытта эчке туризмны үстерү юллары белән чит ил туристларын Татарстанга җәлеп итү.


18
апрель, 2012 ел
чәршәмбе
Рөхсәт ителмәгән урыннарда чүп ташлаучыларга ау башланды. Санитар-экологик чистарту икеайлыгы кысаларында бу эшне җирдән дә, күктән дә алып баралар. Инспекторлар һәм эчке эшләр органнарыннан 7 экипаж көн саен диярлек чүплекләрнең яңаларына юлыга. Казандагы ял итү урыннарының берсе - Каенлыкта яз көне йөзләгән чүплек ачыклана.

16
апрель, 2012 ел
дүшәмбе
Бүген Казанда Габдулла Тукай исемендәге бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр бәйгесе башлана. 16 апрельгә кадәр дәвам итәчәк бәйге “Теле барның иле бар” шигаре белән уза. Бәйгедә катнашучылар татар шагыйрьләренең шигырьләрен рус һәм татар телләрендә тәкъдим итәчәк.

13
апрель, 2012 ел
җомга
“Газетагыз шушы вакыт эчендә исемен берничә тапкыр алыштыруга карамастан, аның нигезе ныклы. Газетаның әһәмияте, уйнаган роле һич кенә дә кимемәде, аңа һәрчак сорау бар”, -дип республика башлыгы коллективка мөрәҗәгать итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International