Агентлык КПСС Татарстан обкомы бюросы карары нигезендә 1990 елның 6 июнендә оешты
Бүген Татарстан һәм Россия тормышы турында оператив мәгълүматның иң авторитетлы һәм профессиональ чыганакларының берсе – “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы – үзенең 22 яшьлеген бәйрәм итә.
Агентлык КПСС Татарстан обкомы бюросы карары нигезендә 1990 елның 6 июнендә оешты. Документларга үз имзасын КПСС обкомы секретаре Минтимер Шәймиев куйды.
Танылган бер фикер бар, туган көн – ул үткән елга нәтиҗәләр ясала торган шәхси Яңа ел. Без дә агентлык тормышының үткән 12 аена әйләнеп карарга һәм иң якты уңышларыбызны аерып күрсәтергә булдык.
Әлбәттә, безнең эшнең төп бәясе – “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгын 2011 ел нәтиҗәләре буенча “Медиалогия” массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә бәйсез Россия тикшеренү компаниясе, Татарстанның иң өземтә китерелә торган массакүләм мәгълүмат чарасы итеп танылуы.
Рейтинг 8 меңгә якын иң абруйлы Россия чыганакларын үз эченә алган “Медиалогия” системасы массакүләм мәгълүмат чаралары - ТВ, радио, газеталар, журналлар, мәгълүмат агентлыклары, интернет-ММЧ һәм блоглар - базасы нигезендә төзелде.
Бу ел эчендә, 2011 елның 6 июненнән, рус телендәге тасмада 43710 мәгълүмат материаллары басылды. Бу республика тормышы турында хәбәрләр генә түгел, агентлыкның Россия һәм чит ил регионнарындагы (Төркия, Украина, Бельгия, Әзербайҗан, Балтыйк буе илләре) үз хәбәрчеләре дә актив эшли. “Татар-информ” агентлыгы сайтында уртача тәүлегенә
22 мең кеше була, яңалыклар күп булган көннәрдә - 90 меңнән артык керүче.
Быел яңа махсус проектлар барлыкка килде, Россия шәһәрләре белән традицион булган видеокүперләр үткәрелде. Ә 19 майда, Матбугат көнендә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы ТР Дәүләт симфония оркестры белән берлектә республика массакүләм мәгълүмат чаралары журналистларына «Кортъярд Марриотт Казань Кремль» отель-кунакханәсе түбәсендә гадәти булмаган “Яңалыклар симфониясе” концертын бүләк итте.
Исегезгә төшерик, беренче мондый концерт узган елда безнең агентлык залында үткән иде.
Үткән 12 ай “Татар-информ” агентлыгы хезмәткәрләренә коллективта 4 туй үткәрелүе, 2 бала дөньяга килүе белән дә истәлекле булды.
Без бу 22 ел буена, көндез һәм төнлә, үзебезнең укучыларыбызга республика һәм ил тормышы турында мәгълүматны оператив һәм дөрес җиткерү өчен эшлибез. Безнең белән булганыгыз өчен рәхмәт!
“Татар-информ” белән бул, яңалыкны беренче бел!
6 июнь, «Татар-информ» МА