Илдар Халиков Татарстан халкын Халыкара балаларны яклау көне белән котлады

2012 елның 1 июне, җомга
 

“Бу - искиткеч бәйрәм генә түгел, ә балаларның хокуклары өчен көрәш көне, аларның ихтыяҗларына игътибар итүне сорый торган көн”, - дип ассызыклады Премьер

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков республика халкын Халыкара балаларны яклау көне белән котлады.
“Кадерле Татарстан Республикасы халкы!

60 елдан артык 1 июнь Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләп үтелә. Бу - искиткеч бәйрәм генә түгел, ә балаларның хокуклары өчен көрәш көне, аларның ихтыяҗларына игътибар итүне сорый торган көн. Балалар турында кайгыртып, без киләчәгебез, илебезнең киләчәге турында кайгыртабыз. Без балаларыбыз тиешле белем һәм тәрбия алсын, сәламәт һәм бар яктан да алга киткән булсын өчен барысын да эшләргә һәм шартлар тудырырга тиеш. Бу - һәрбер гаиләнең һәм гомумән җәмгыятьнең бурычы. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Конституцияләре нигезендә республикада балаларның хокукларын яклау, сәламәтлекләрен саклау буенча максатчан сәясәт тормышка ашырыла, гаиләгә ярдәм итү, аналыкны һәм балачакны саклау өчен күп эш башкарыла. Безнең балалар үз сәләтләрен укуда, иҗатта, спортта тормышка ашыра ала. Һәм без, шул дәрәҗәдә яшь булуларына карамастан, күбесенең республика исеменнән бөтен Россия һәм халыкара фән олимпиадаларында, иҗади конкурсларда һәм спорт ярышларында уңышлы чыгыш ясаулары белән чын-чынлап горурланабыз. 

Соңгы елларда Татарстанда 2010-2015 елларга “Киләчәк” Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү стратегиясе, “Татарстан балалары”, “Бәләкәч” республика программалары, балаларның һәм яшьләрнең ялын, сәламәтләндерүен, мәшгульлеген оештыру, үсешендә тайпылышлар булган һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итү кебек башка мөһим социаль проектлар тормышка ашырыла. Хәзер республикада озак вакытка исәпләнгән “Татарстан Республикасының сәламәт укучылары” максатчан программаның концепциясе эшләнелә. Аны уңышлы тормышка ашыру аркасында, 2011 елда гына да республикада мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә 11 мең яңа урын барлыкка килде. Бу максатка 3 миллиардан артык сум акча бүлеп бирелде. Мәгарифне үстерү стратегиясен тормышка ашыруга өстәмә 7 миллиард сум акча бирелде, сәламәтлек саклау объектларын төзү һәм капиталь ремонт ясауга – 4,4 миллиард сум акча.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә Татарстанда 2012 елда гомумбелем бирү учреждениеләренә капиталь ремонт ясау программасы тормышка ашырыла башлады, агымдагы елда 163 гомумбелем бирү учреждениеләрнә һәм 5 коррекия мәктәпләренә ремонт ясау планлаштырыла. Бу максатка Татарстан Республикасы бюджетында 2,2 миллиард сум акча каралган. Гомумбелем бирү учреждениеләрендә капиталь ремонт 15 августка тәмамланырга тиеш.

Республикада балаларның яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән чаралар актив рәвештә тормышка ашырыла. Шул ук вакытта аз тәэмин ителгән, тулы булмаган, күпбалалы гаиләләргә, шулай ук катлаулы тормыш хәлендә калган балаларга аерым игътибар бирелә. 

Татарстан Республикасында “Мәкәтәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” хәйрия акциясен уздыру яхшы традициягә әйләнде, аның барышында тагын бер кат яхшылык һәм шәфкатьлелекнең буыннан-буынга күчеп баруы раслана. Олылар белән беррәттән изге эшләрнең инициаторлары булып еш кына балаларның үзләре чыгуы аеруча күңелле. 
Бала өчен иң мөһиме – нык, бердәм гаилә. Нәкъ менә гаиләдә баланың характеры, физик һәм әхлакый сәламәтлеге формалаша. Бер генә социаль учреждение дә ата-ана йортының мәхәббәтен, кайгыртучанлыгын һәм җылысын алыштырмый. Моны исәптә тотып, республикада ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны тәрбияләүнең гаилә формаларын үстерү, барыннан да бигрәк тәрбиягә алу гаиләләре институтлары буенча системалы эш алып барыла. Бүген Татарстанда ятим балаларның һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның 90 проценты гаиләләрдә тәрбияләнә, 6 балалар йорты һәм 2 мәктәп-интернат бетерелгән. Республикада соңгы 3 елда туучылар саны артуын шатланып бигеләп үтәсе килә. 2011 ел нәтиҗәләре буенча соңгы егерме ел эчендә беренче тапкыр демографик хәлдә уңай динамика оешты – туучылар саны үлүчеләр саныннан артты. Быел демографик үсеш саклана.
Бу бәйрәм көнендә үзен балалар белән эшкә багышлаган, шулай ук барлык әниләргә һәм әтиләргә, әбиләргә һәм бабайларга тирән рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә. Сезгә җиңел булмаган тәрбия эшендә сабырлык, акыл, уңышлар телим! Ә балаларга – күңелле җәйге яллар, якты истәлекләр һәм чын-чынлап бәхетле, кайгысыз балачак!”, диелә ТР Хөкүмәте башлыгының котлау сүзендә.

 

«Татар-информ» МА, 1 июнь 2012 ел

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International