“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы – электрон массакүләм мәгълүмат чаралары Евразия конкурсының Россия этабы лауреаты

2012 елның 8 июне, җомга
 

“Гуманитар хезмәттәшлек үсеш өчен” конкурсының икенче этабы Пекинда үтәчәк

Кичә Мәскәүдә үткән “Евразия-Инфофорум”ы кысаларында электрон массакүләм мәгълүмат чаралары Евразия конкурсының “Гуманитар хезмәттәшлек үсеш өчен” Россия этабы лауреатлары аталды.

Конкурс РФ Матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр буенча федераль агентлык ярдәмендә үтте. Анда Әрмәнстан, Беларусия, Казахстан, РФ, Таҗикстан журналистлары катнашты. Конкурсның икенче этабы Кытай башкаласында Пекинда үтәчәк.

Конкурска “Төньяк ислам турында Равил Бохараев белән әңгәмә” материаллары сериясен тәкъдим иткән “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы конкурс лауреатларының берсе булды. Ул “Яшьләр аудиториясенә аталган мәгълүмати проект” номинациясендә иң яхшы эшләрнең берсе дип табылды.

Шулай ук бу номинациядә “Интер-Да!ру” интернациональ Интернет-проект һәм Таҗикстанда профессиональ яшьләр журналистикасы” программасы кысаларында эшли торган “Таҗикстанда медиа-мәктәп” проекты билгеләнде.

 

 7 июнь, “Татар-информ”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International