Казанда рус теле проблемаларын чишү турында фикерләшәчәкләр.

2012 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

27-30 июнь көннәрендә Казанда “Төрки телле дөньяда рус теле һәм әдәбиятының роле: заманча концепция һәм технологияләр” дигән темага халыкара фәнни-гамәли конференция уздырыла. Анда Россия төбәкләреннән генә түгел, ә Әзербайҗан, Венгрия, Германия, Италия, Казахстан, Кыргызстан, Сүрия, Украина кебек илләрдән дә вәкилләр катнашыр, дип көтелә.

Чарада Пушкин теле белән бәйле бүгенге көндә аеруча мөһим проблемалар күтәреләчәк. Татарстанда күп еллар дәвамында рус теле һәм әдәбиятына игътибарны арттыру, башка милләт вәкилләрендә аңа карата кызыксыну уяту буенча күпкырлы эшчәнлек алып барыла. Шуңа күрә, конференциянең төп максаты - башка төбәк вәкилләре һәм чит ил кунакларын республиканың уңай тәҗрибәсе белән таныштыру, шул рәвешле рус теле белән бәйле мәсьәләләр аеруча кискен торган төбәкләргә ярдәм кулы сузу, дип саный оештыручылар.

“Әлеге конференция инде күп еллар дәвамында ике елга бер мәртәбә уздырылып килә. Быел исә бу чараны өр-яңа - халыкара дәрәҗәгә күтәреп, тагын да зуррак масштабта үткәрергә ниятләдек”, - дип белдерде КФУның Филология һәм сәнгать институтының рус филологиясе бүлеге җитәкчесе Резеда Мөхәммәтшина.

Чыннан да, быелгы конференция үзенчәлекләргә бай. Шуларның иң сөенечлесе - рус телен чит тел буларак укыта торган мөгаллимнәрнең белемнәрен күтәрү максатыннан 3 көн дәвамында он-лайн режимда семинарлар уздырылачак. Шул рәвешле әлеге уникаль чара белән дөньяның теләсә кайсы почмагында танышып булачак. Әле алай гына да түгел, бу конференциядә катнашучы һәр ил һәм төбәк белән аерым-аерым үзара хезмәттәшлек турында килешү төзергә дә планлаштырыла. Бу рус теле белән бәйле проблемаларны чишүдә шактый зур роль уйнар, дип өметләнә җитәкчеләр.

Фәнни-гамәли конференция кысаларында төрле темаларга түгәрәк өстәлләр уздыру да каралган.

21 июнь, Интертат

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International