Быел Болгарга – 120 мең, Свияжски шәһәр-утравына 50 меңләп турист килүе фаразлана.

2012 елның 19 июне, сишәмбе

Татарстан халкы һәм туристлар Болгар һәм Свияжскидагы яңа туристик машрутлар буенча сәяхәт белән ләззәтләнеп, тарих битләренә күз сала алачак. Бүген әлеге маршрутларның үзенчәлекләре турында ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов һәм ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу буенчаЯңарышреспублика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова сөйләде.
Идел буе туристик картасында ике яңа туристик үзәк пәйда булды, аларны киңкүләм алга сөрү, республиканы ике дин дустанә рәвештә гамәлдә торучы территория буларак дөньякүләм танытырга ярдәм итәчәк. Әлеге объектларда туристик тәкъдимнәр ассортиментын киңәйтү зарур.
Рафис Борһанов билгеләп узганча, хәзерге вакытта Свияжски музее тарафыннан, туристларның утрауда мөмкин кадәр озаграк булуын күздә тотып, барлык объектларны кертеп, утрау буенча 6 сәгатьлек бер туристик маршрут эшләнгән. Болгар музей-тыюлыгы, булган маршрутлары исемлеген күптән түгел ачылган объектларИкмәк музее һәм Истәлек билгесе белән баетты. Билгеле булганча, Истәлек билгесендә җиһандагы иң зур басма Коръән саклана.
Туристларны урнаштыру чараларына, экскурсия хезмәте һәм сувенир продукцияләргә кагылышлы туристик тәкъдимнәр киңәя. Бүгенге көндә Свияжскида 28 урынга исәпләнгән ике кунакханә кулланылышта. Свияжски музее тарафыннан утрау территориясендә экскурсияләр үткәрү өчен экскурсоводларны өйрәтү һәм аккредитацияләү башкарылган. 2011-2012 елларда 130 дан артык кеше аккредитация узган. “Свияжскидагы туристлар бәяләре тәүлегенә 1000-1500 сум тирәсендә тибрәлгән кунакханәләрдә туктала ала”, - дип белдерде Рафис Борһанов. Болгарга килгәндә, министр хәбәр иткәнчә, анда 38 номерлыРегинакунакханәсе эшли. Аның бәясе тәүлегенә 1050 сумны тәшкил итә.
Эскурсияләргә килгәндә, Казанның экскурсияләр үзәге тарафыннан Болгарга һәм Свияжски шәһәр-утравына даими сәфәрләр оештырыла. Татарстан территориясендә туристларны кабул итүче 30 дан артык туроператор программаларына Борынгы Болгар һәм Свияжски шәһәр-утравына бару экскурсияләре кертелгән. 
Индивидуаль туристлар Болгарга һәм Свияжскига елга транспорты белән бара алаҗәен пассажирлар йөртү көн саен каралган, ял көннәрендә хәтта берничә сәфәр оештырылачак. Рафис Борһанов сүзләренә караганда, елга юлы белән әлеге туристик объектларга тиз арада барып җитү, туристларның вакытын экономияләү максаты белән, тиз йөрешле судноларның кулланылышка керүе дә ихтимал. Казан һәм Болгар арасында көндәлек автобус хәрәкәте дә гамәлгә кертелгән. Күптән түгел ял көннәрендә Свияжскига кадәр автобус белән пассажирлар ташу хәрәкәте ачылды. “Туристлар өчен уңайлылыкны кайгыртып, хәзерге вакытта министрлык тарафыннан Болгар һәм Свияжски буенча өч телдәге мәгълүмат белән туристик карта-схема макетлары әзерләнде. Тиздән әлеге объектларга баручы һәр турист бушлай әлеге мәгълүмат картасына ия була алачак”, - дип белдерде Рафис Борһанов. Автомобиль навигациясе үсеше максатларында, Изге Болгар һәм Свияжскига таба хәрәкәт юлында туристик объектларга юнәлешне билгеләүче коңгырт төстәге юл күрсәтмәләре куелган.
Министр ассызыклаганча, Болгар һәм Свияжскины таныту юнәлешендә зур эшләр башкарыла. 2012 нче елның беренче яртыеллыгында республика мөмкинлекләре Истанбул, Берлин, Мәскәү, Самара һәм башка шәһәрләрдә тәкъдир ителде. Агымдагы елның маенда Болгарда һәм Свияжскида “Euronews” телеканалының төшерү группасы эшләгән. Аларның эш нәтиҗәсе буларак иҗат ителгән фильм 11 телдә 1 миллионнан артык аудитория өчен трансляцияләнгән.
 10 нчы июньдә изге Болгар җиренә Ислам кабул ителү көне уңаеннан оештырылган җыенга 55 мең гыйбадәт кылучы килгән. 2011 нче ел белән чагыштырганда бу сан 10 процентка үсеш кичерә

Рафис Борһанов әйтүенчә, агымдагы елда Болгарга – 120 мең, Свияжски шәһәр-утравына 50 меңнән артык турист килүе фаразлана. 2008 нче елда Болгарга туристлар агымы 36 мең булса, узган елда ул 83 мең кешегә кадәр арткан. Свияжскига исә 2008 нче елда 8 мең кеше сәяхәт кылган, былтыр бу сан 17 меңне тәшкил иткән. “Татарстан халкын, Россия һәм чит ил туристларын әлеге уникаль объектларга җәлеп итүбезнең төп бурычларның берсе”, - дип белдерде Рафис Борһанов. Туристларда кызыксыну уятуда ул креативлыкны арттырырга һәм тематик исемле үзенчәлекле ашамлыклар тәкъдим итәргә киңәш итте.

19 июнь, Татар-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International