Иртәгә Татарстанда рус теле көненә багышланган чаралар оештырыла

2012 елның 5 июне, сишәмбе

Өлкән сыйныф укучылары өчен рус шигърияте бәйрәме узачак

Иртәгә республикада Рус теле көненә багышланган бәйрәм чаралары үткәреләчәк. Бу хакта бүген Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов хәбәр итте.

Министр искәртеп үткәнчә, РФ Президенты Указы нигезендә, 6 нчы июньдә – даһи рус шагыйре Александр Пушкинның туган көнендә ил күләмендә Рус теле көне билгеләп үтелә.

Альберт Гыйльметдинов билгеләп узганча, 20 нче февральдән башлап, 20 нче майга кадәр ил күләмендә бөтенроссия рус теле фестиваленең читтән торып (заочный этап) оештырылган этабы үткәрелгән. “Мәктәп укучылары һәм уку йортлары студентлары катнашында узган бу конкурсның нәтиҗәләре уникаль. Читтән торып уздырылган бәйгегә, Татарстаннан 1550 иҗади эш сайлап алынган, икенче урында 400 дән артык эш белән Красноярски крае, аннары Ульяновски, Мәскәү һәм башкалар. 2-5 урын ияләренең җәмгысенең иҗат җимешләрен кушып кына, алар Татарстан күрсәткеченә тәңгәлләшә. Без рус телен камил белгән сәләтле балаларыбыз булуы белән горурланабыз”, - ди Альберт Гыйльметдинов. Сүз уңаеннан, бүгенге матбугат конференциясендә сәләтле балаларыбызның берсе - “Тере классика” Бөтенроссия яшь укучылар конкурсы җиңүчесе, Яшел Үзәннең А. С. Пушкин исемендәге 9 нчы лицейның 6 нчы сыйныф укучысы Анна Егорушкова да катнашты. Ул бәйгедә тәкъдим иткән язучы Исаковның “Подруженек” әсәреннән өзекне укып үтте. 

Альберт Гыйльметдинов сүзләренә караганда, 3-6 нчы июнь көннәрендә Мәскәүдә фестивальнең урында оештырылган (очный) этабы уза. Бу этапкаТатарстаннан 47 финалист чыккан. Иртәгә Мәскәүдә фестивальне ябу тантанасы узачак. Йомгак ясауда Альберт Гыйльметдинов та катнашачак. “Күпләп катнашу белән без үзебезнең республиканы гаҗәеп яхшы яктан күрсәттек”, - ди министр.

Ул искәртеп узганча, халыкара инглиз теле фестивалендә дә иң күп катнашучысын тәкъдим итеп, Татарстан алдынгылыкка чыккан иде. Шул рәвешле, Казанның 19 нчы гимназиясенең 10 нчы сыйныфы тулы состав белән Бөекбританиягә сәяхәт кылуга юллама белән бүләкләнде.

Бүген һәм иртәгә Татарстанның барлык районнарында мәктәп яны лагерьләрендә рус теле һәм рус әдәбиятына багышланган ачык дәресләр үткәреләчәк. “Балалар әлеге мастер-классларда зур кызыксыну һәм теләк белән фикер алыша”, - дип ассызыклый Альберт Гыйльмединов.

Иртәгә 13 сәгатьтә Черек күл буенда 1-5 сыйныф укучылары өчен балалар бәйрәме оештырылса, 15 сәгатьтә Ирек мәйданында Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салыначак һәм өлкән сыйныф укучылары өчен шигырь бәйрәме үткәреләчәк.

Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның катнашуы көтелә.

27-30 июнь көннәрендә Казан федераль университеты базасында “Төки телләр дөньясында рус теле һәм әдәбияты: заманча концепцияләр” халыкара конференциясе узачак. 

 

5 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International