“Рус теле илебездә сәяси, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә бер-береңне аңлап яшәү-эшләүгә ярдәм итә, төрле милләт һәм төрле дин кешеләрен берләштерә”, - диелә котлауда
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Рус теле көне белән котлады.
“Хөрмәтле ватандашлар! 6 июньдә – рус әдәби теленә нигез салган бөек шагыйрь А.С.Пушкин туган көнне - күп милләтле илебездә Рус теле көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм, Россия Федерациясе халыкларының гомуми байлыгы, халыкара аралашу чарасы буларак, рус телен саклау һәм үстерү максатыннан, моннан төп-төгәл бер ел элек РФ Президенты Указы нигезендә билгеләнде.
Бу ике вакыйганың бер көндә билгеләп үтелүе очраклы түгел. Нәкъ менә Александр Сергеевич Пушкинның шигъри теле инде менә ике йөз елдан артык “сүзнең алтын үлчәме” һәм рус әдәби теленең классик нормасы булып санала. Аның иҗаты Россиядәге барлык халыкларның телләрен һәм мәдәниятләрен үстерүгә гаять зур йогынты ясады. Бөек Тукаебызның Пушкинны үзенең Укытучысы дип кат-кат атавы да юкка түгел.
В.Г.Белинский: “... рус теле – дөньядагы иң бай телләрнең берсе, моңа бернинди дә шик юк”, – дип язып калдырган. Бүгенге рус теле – Европада иң киң таралган тел. Дөнья телләре клубында даими әгъза булып торуы – рус теленең халыкара күләмдә танылуына дәлил. Рус теле илебездә сәяси, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә бер-береңне аңлап яшәү-эшләүгә ярдәм итә, төрле милләт һәм төрле дин кешеләрен берләштерә.
Кадерле татарстанлылар! Рус теле көне безнең һәрберебезнең күп милләтле бердәм Россия халкының бер өлеше икәнлеген искә төшерә. Якташыбыз, шагыйрь Гавриил Державин:”... кеше сүзе белән бөек, тел барлык гыйлемгә һәм табигатькә ачкыч...” - дип язган. Без, һичшиксез, бу “ачкыч”ны саклап, балаларыбызга, оныкларыбызга тапшырырбыз. Чөнки халыкның теле - аның рухының, акылының, йөрәгенең бәяләп бетергесез хәзинәсе. Рус теле көне күп милләтле ватаныбызның барлык почмакларында яшәүче барча халык өчен рухият, тынычлык һәм татулык көненә әйләнсен!” – диелә котлауда.
6 июнь, «Татар-информ» МА