ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2012 ел
сишәмбе
Иртәгә республикада Рус теле көненә багышланган бәйрәм чаралары үткәреләчәк. Бу хакта бүген Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов хәбәр итте.

1
июнь, 2012 ел
җомга
 

“Бу - искиткеч бәйрәм генә түгел, ә балаларның хокуклары өчен көрәш көне, аларның ихтыяҗларына игътибар итүне сорый торган көн”, - дип ассызыклады Премьер

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков республика халкын Халыкара балаларны яклау көне белән котлады.
“Кадерле Татарстан Республикасы халкы!

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика балалар клиник хастаханәсенең онкогематология бүлегендә дәваланучы балалар белән очрашты.

Очрашу 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне кысаларында үтте.

Балалар өчен Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете, Благовещение соборы, Сөембикә манарасы буйлап экскурсия оештырылды.


29
май, 2012 ел
сишәмбе

Аның кысаларында Истанбул каласында татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл куелачак. Шушы җәһәттән Татарстан илбашы Рөстәм Миңнехановның икекөнлек сәфәр белән төрек иленә килүе көтелә. Рәсми делегация составында мәдәният министры Айрат Сибагатуллин,  Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, язучы Разил Вәлиев,  Бөтендөнья татарлар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, президент  аппаратының Тышкы элемтәләр департаменты җитәкчесе Искәндәр Мөфлиханов,  Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Радик Гыйматдинов урыналган.

Татарстанда “Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре” мактаулы исеме гамәлгә куелды. Моңа кагылышлы “Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында” ТР Законының 13 һәм 14 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты бүген ТР Дәүләт Советының егерме тугызынчы утырышында тулаем кабул ителде.
Бүген ТР Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында журналистлар өчен ислам нигезләрен өйрәнү буенча семинар узды. Галимнәр ислам дине нигезләре турында сөйләде, алар игътибарны ислам диненә һәм гомумкешелек кыйммәтләренә юнәлтте. Чараның модераторы буларак “Поволжский мир” толерантлык үзәге директоры Владимир Роскин чыгыш ясады.

22
май, 2012 ел
сишәмбе

Кичә Болгар җирендә зур тарихи вакыйга уңаеннан татарстанлылар гына түгел, чит ил кунаклары да җыелды. Биредә 922 елда рәсми рәвештә ислам динен кабул итү билгесе булган бина төзелеп бетеп, анда Гиннесс рекордлар китабына кертелгән дөньядагы иң зур Коръән-Кәрим урнаштырылды. Ачылу тантанасында Рөстәм Миңнеханов: “Ислам безне берләштереп көчебезне арттырды. Бүген исламның тарихи традиция­ләрен саклап калу бик мөһим”, – дип белдерде.


21
май, 2012 ел
дүшәмбе
2010 нчы елдан бирле ул ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры вазифаларын башкарды

19
май, 2012 ел
шимбә
 

май – Татарстан Республикасы матбугаты көнендә, “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында республиканың “Бәллүр каләм – Хрустальное перо” XV журналистлык конкурсы йомгаклары игълан ителде. Матбугат көнендә уздырыла торган традицион массакүләм мәгълүмат чаралары медиафорумы кысаларында җиңүчеләр игълан ителгәнче, ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның матбугатчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлавын җиткерде.”Бәллүр каләм” очы тагын да очлайды, бу конкурсның исем-атамасын заман технологияләренә яраштырып үзгәртергә кирәк түгел, дигән фикер белдерде.


15
май, 2012 ел
сишәмбе
 

17 майда Татарстан башкаласында ачылачак “KAZANSUMMIT 2012” бу юлы масштаблырак булуы белән истә калыр, мөгаен. Быелгы IV саммит узганнарыннан тагын да дәрәҗәлерәк булуы, чакырылган кунакларның, тәкъдим ителә торган инвестиция проектларының күплеге белән аерылып торачак. Ул халыкара инвесторларны, Россия һәм чит илләрнең хакимият вәкилләрен, финанс структуралары җитәкчеләрен, эшмәкәрләр һәм эшлекле элитаны, Россия, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы, БДБ, Ауропа, Азия илләреннән экспертлар һәм галимнәрне бер мәйданга җыячак. Бу хакта бүген журналистларга “Татмедиа” агентлыгында узган матбугат очрашуында ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов җиткерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International