ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан оештырылган Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында террорчылыкка каршы тематиканы иң яхшы яктырту конкурсына йомгак ясалды. Конкурс «2014 – 2025 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш» дәүләт программасының «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремистлыкны профилактикалау» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.


6
декабрь, 2024 ел
җомга

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр
агентлыгы патриотик тәрбия темасын массакүләм мәгълүмат чараларында иң
яхшы яктыртуга багышланган «Россия патриоты» республика конкурсын
игълан итә.

Казанда бүген министрлыклар, ведомстволар һәм муниципалитетларның иң яхшы матбугат хезмәтләрен бүләкләделәр. Тантана «Госдиджитал: Люди. Идеи. Коммуникация» мәгариф форумы кысаларында узды. Җиңүчеләр алты номинация буенча билгеләнде.


3
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

2024 елның 9 декабрендә Коррупциягә каршы республика форумы кысаларында җиңүчеләргә дипломнар тапшырылачак.


28
ноябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Казанда «Күпчалымлы Россия» XV бөтенроссия журналистлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Россия халыкларына багышланган тематик тапшырулар циклы өчен Гран-при «Самара» ДТРК тапшырылды. Бүләкне ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.


26
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

2024 елның 27 ноябрендә 17.00 сәгатьтә «Мәскәү» мәдәни үзәгендә (Академик Королев ур., 47) «Күпчалымлы Россия» XV бөтенроссия журналистлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак. Конкурс «Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла һәм күпмилләтле мәдәниятне һәм Россия тормышын яктыртучы иң яхшы эшләрне билгеләп үтә.


22
ноябрь, 2024 ел
җомга

Халыклар һәм диннәр арасындагы мөнәсәбәтләрне Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга конкурс нәтиҗәләре билгеле булды. Конкурс «Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында үткәрелә.


20
ноябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Конкурста 2024 елның 1 гыйнварыннан дөнья күргән  материаллар катнаша. Аларны 2024 елның 2 декабренә кадәр (шул көнне кертеп) «Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсешне иң яхшы яктыртуга конкурска» тамгасы белән «Татмедиа» агентлыгының матбугат хезмәтләре һәм җәмәгатьчелек белән элемтә бүлегенә (420066, Татарстан Республикасы, Казан ш., Декабристлар ур., 2, 6 кат) китереп тапшырырга, почта яисә электрон почта (naukatatarstan2024@yandex.ru) аша җибәрергә мөмкин. Белешмәләр өчен тел: 8 (843) 570-31-​04.


19
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте һәм «Белорус телеграф агентлыгы» (БЕЛТА) республика унитар предприятиесе генераль директорлары Шамил Садыйков белән Ирина Акулович Минскида мәгълүмат алмашу буенча хезмәттәшлек турында меморандум имзалады. Татарстан делегациясен «Татмедиа» Руспублика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев җитәкләде.


15
ноябрь, 2024 ел
җомга

Тележурналист Динә Газалиева кабат "Tatarstan Today" авторлык программасын тәкъдим итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International