Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән социаль реклама конкурсы башланды

2025 елның 28 июле, дүшәмбе

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән социаль реклама конкурсын игълан итә.

Конкурс  җәмгыятьтә сәламәт яшәү рәвеше культурасын булдыру максатыннан үткәрелә. 

Гаризалар «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан 2025 елның 28 июленнән 30 сентябренә кадәр konkurs_zozh@mail.ru электрон почта адресы буенча кабул ителә. Телефон: 8 (843) 570-31-12.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

«Социаль челтәрләргә урнаштыру өчен наркотикларга каршы реклама видеоролигына иң яхшы сценарий» (1 урын – 30 000 сум, 2 урын – 20 000 сум.).

«Наркотикларга каршы һәм /яисә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы мем, рәсемнәр сериясе» (1 урын – 30 000 сум, 2 урын – 20 000 сум.)

«Наркотикларга каршы һәм /яисә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы иң яхшы текст, шигырь, җыр, канатлы гыйбарә, шигарь» (1 урын – 30 000 сум, 2 урын – 25 000 сум, 3 урын – 15 000 сум.)

«Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга өлеш керткән өчен» махсус номинациясе (1 урын – 30 000 сум, 2 урын – 25 000 сум,  3 урын – 20 000 сум,  4 урын – 15 000 сум.).

Конкурс эшләрен бәяләү критерийлары:

материалларны эшләүдә сәнгатьле алымнар куллану (өстәмә материаллар, иллюстрацияләр, видео булу) (0–10 балл);

эстетик яктан камиллек (0–5 балл);

мәгънәсе (0–5 балл);

иҗади эшләнү дәрәҗәсе (0–10 балл)

Һәрбер конкурс эше буенча конкурс комиссиясенең барлык әгъзалары куйган балларның суммасы санап чыгарыла.

Конкурста катнашырга чакырабыз!

Анкета-заявка 

Положение 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International