Быел журналистлар шулай ук форум вакыйгаларын иң яхшы яктырту конкурсында да катнаша ала. Аккредитацияләүгә заявканы түбәндәге сылтама буенча бирергә мөмкин: https://kazandigitalweek.com/ru/sign-up. «Катнашу вариантын» сайларга, аннары анкетаның барлык кырларын тутырырга кирәк. Аккредитация уңышлы узганнан соң шәхси кабинетка керү мөмкинлеге ачылачак. Анда форумны яктыртучы журналистлар өчен конкурста катнашуга заявка бирергә мөмкин. ММЧ өчен элемтәләр: pr@kazandigitalweek.com 7 (987) 215 11 00 Конкурс турында нигезләмә https://disk.yandex.ru/i/i3IfTJOqYK-JA