Shanghai United Media group Казандагы РОСТКИ форумын яктыртуга чакырылды

2025 елның 23 июле, чәршәмбе

Быел август аенда Казанда узачак РОСТКИ бизнес-форумы – Россия-Кытай хезмәттәшлеген кинәйту өчен мөһим вакыйга, шуна күрә ул ике илнең дә массакуләм матбугат чараларында киң яктыртылырга тиеш. Бу хакта Shanghai United Media group җитәкчелеге белән очрашуда «Татмедиа» Республика агентлынының беренче урынбасары Илдар Миргалимов хәбәр итте.

«РОСТКИ форумы 18-19 августта Казанда узачак. Безнен илләр арасындагы хезмәттәшлек кубесенчә төбәкләр арасындагы хезмәттәшлеккә нигезләнә. Безнең чара нәкъ менә шуңа юнәлтелгән. Shanghai United Media groupны форумны яктыртырга чакырабыз. Узган елны анда 270тән артык  массакуләм матбугат чаралары вәкилләре эшләде, алар арасында Кытай вәкилләре дә бар иде. Шулай ук сезне безнең партнер булырга тәкъдим итәбез», – дип мөрәҗәгать итте  катнашучыларга Илдар Миргалимов.

Ул Татарстанның Кытай белән массакүләм матбугат чараларын үстерү күзлегеннән хезмәттәшлек итәргә, шул исәптән медиа өлкәсенең цифрлы форматка күчү тенденцияләре һәм фейкларга каршы көрәш темаларына фикер алышырга әзер икәнен ассызыклады.

Җавап итеп, Shanghai United Media group вице-президенты Янг Цзань форумны яктырту белән кызыксынуын раслады.

Яклар алга таба хезмәттәшлек итү турында килештеләр, традицион һәм яңа медиа үсешен күзаллаулары белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International