MAX мессенджерында «Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре» махсус чат-боты эшли башлады, аның ярдәмендә кирәкле сервисларны дистанцион рәвештә, дәүләт учреждениеләренә бармыйча гына алырга мөмкин:
- счетчик күрсәткечләрен тапшырырга;
- салымнар һәм дәүләт пошлиналары түләргә;
- торак-коммуналь хуҗалык һәм газ хезмәтләре өчен түләргә;
- балалар бакчасы өчен түләү;
- ГАИ штрафларын тикшерергә һәм түләргә;
- табибка язылырга.
Яңа сервистан файдалану өчен кулланучыларга MAX мессенджерын урнаштырырга һәм эзләүдә тиешле ботны табарга кирәк.