Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык һәм Милләтара журналистика гильдиясе ел саен уздырыла торган «СМИротворец» конкурсына гаризалар кабул итә башлау турында игълан иттеләр.
ХVII Бөтенроссия «СМИротворец» конкурсы 2025 елда дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру чаралары кысаларында оештырыла.
Конкурс күпмилләтле Россия халкының тормышын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, этномәдәни үсеш һәм халыклар арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләрен, шулай ук Россия дәүләте һәм гражданлык җәмгыяте институтларының Россия милләте бердәмлеген ныгытуга юнәлтелгән эшчәнлеген матбугатта яктыртучы журналистлар өчен үткәрелә.
Конкурска 2024 елның 1 августыннан 2025 елның 1 августына кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыккан (эфирга чыккан), социаль челтәрләр, видеохостинглар һәм махсус платформаларда урнаштырылган материаллар кабул ителә.
Гаризалар кабул итү вакыты — 2025 елның 1 октябренә кадәр.
Катнашу шартлары белән тулырак конкурсның рәсми порталы «Национальный акцент» сайтында танышырга мөмкин: https://concours.nazaccent.ru/