«Многоликая Россия» XVI Бөтенроссия журналистлар конкурсы старт алды

2025 елның 31 июле, пәнҗешәмбе

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы «Многоликая Россия» XVI Бөтенроссия журналистлар конкурсына гаризалар кабул итү турында игълан итә.

«Многоликая Россия» Бөтенроссия журналистлар конкурсы массакүләм мәгълүмат чараларында күпмилләтле Россия халыкларының тормышын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен яктыртучы журналистларның  иң яхшы эшләрен ачыклау һәм бүләкләү максаты белән оештырыла.

Конкурс «Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында Россия халыкларының милли гореф-гадәтләрен сакап калу һәм популярлаштырырга ярдәм итү, мәдәни мирас һәм этномәдәни үсеш турында иң яхшы журналист материалларын ачыклау, шулай ук Россия Федерациясенең полиэтник киңлеге шартларында бәйрәм традицияләренең күптөрлелеген чагылдыручы фотолар аша традицион кыйммәтләргә игътибарны юнәлтү максаты белән оештырыла.

2025 елда «Многоликая Россия» конкурсы нигезләмәсе медиа киңлекнең заманча тенденцияләрен һәм мәдәниятара диалогның үсә барган әһәмиятен исәпкә алып яңартылды. Конкурсның яңартылган структурасына дүрт яңа номинация кертелде.

Гаризалар «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан mnogolikaya@internet.ru. электрон адрес буенча 2025 елның 1 октябренә кадәр кабул ителә.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:

«Гран-при» – 500 000 сум.

«Телесюжетлар циклы»:

1 урын – 100 000 сум.

2 урын – 80 000 сум.

3 урын – 50 000 сум.

«Телепроект (документаль фильм, телепрограммалар циклы)»:

1 урын – 100 000 сум.

2 урын – 80 000 сум.

3 урын – 50 000 сум.

«Радиотапшырулар (репортажлар) циклы»:

1 урын – 100 000 сум.

2 урын - 80 000 сум.

3 урын -  50 000 сум.

«Интернет массакүләм мәгълүмат чараларында материаллар циклы»:

1 урын – 100 000 сум.

2 урын – 80 000 сум.

3 урын – 50 000 сум.

«Массакүләм мәгълүмат чараларында балалар-яшүсмерләр проектлары»:

1 урын – 100 000 сум.

2 урын – 80 000 сум.

3 урын – 50 000 сум.

«Цифрлы медиада мәдәниятара диалогка багышланган иң яхшы проект»: (ЯҢА)

1 урын – 100 000 сум.

2 урын – 80 000 сум.

3 урын – 50 000 сум.

«Россия Федерациясе халыкларының традицион рухи-әхлакый һәм гаилә кыйммәтләрен иң яхшы яктырту»: (ЯҢА)

1 урын – 100 000 сум.

2 урын – 80 000 сум.

3 урын – 50 000 сум.

«Фотоэшләр сериясе: Россия халыкларының милли бәйрәмнәре»: (ЯҢА)

1 урын – 100 000 сум.

2 урын – 80 000 сум.

3 урын – 50 000 сум.

«Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләрен иң яхшы яктырту»:(ЯҢА)

1 урын – 100 000 сум.

2 урын – 80 000 сум.

3 урын – 50 000 сум.

Конкурс комиссиясе баллар суммасы буенча конкурса катнашучылар рейтингын төзи. Рейтинг нигезендә конкурс комиссиясе һәр номинация буенча  җиңүчеләрне билгели.

Анкета

Пложение

Конкурста катнашырга чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International