2025 елның 4 июлендә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 23 апрелендәге 328 номерлы карары белән расланган 2030 елга кадәр Татарстан Республикасында коррупциягә каршы пропаганда концепциясен гамәлгә ашыру буенча чаралар планына кертү өчен коррупциягә каршы пропаганда һәм тәкъдимнәр мәсьәләләре буенча фикер алышу булды.
Әлеге киңәшмәдә министрлыклар һәм ведомстволар, югары уку йортлары вәкилләре, дини конфессияләр һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.