Казанда 19 августтан 21 августка кадәр «Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү» Х Бөтенроссия форумы узачак. Форум кысаларында уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы проектларга, шулай ук Ерак Көнчыгыш федераль округы төбәкләре өчен IV махсуслаштырылган конкурс җиңүчеләре игълан ителәчәк.
Чара барышында шулай ук «Яшьләр һәм шәһәр мохите» II Бөтенроссия яшьләр форумы узачак, ул актив яшьләрнең, студентлар бергәлеге вәкилләренең, шулай ук архитектура һәм урбанистика өлкәсендәге яшь белгечләрнең көчләрен берләштерүгә юнәлдерелгән.
Форумның экспертлары һәм спикерлары булып хакимиятнең профильле федераль органнары, эре бизнес, махсуслаштырылган оешмалар вәкилләре торачак, бу уңайлы шәһәр мохите булдыруның алдынгы идеяләре турында фикер алышу һәм генерацияләү өчен уникаль мәйданчык булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Форум программасында - пленар утырышлар, эксперт дискуссияләре, күргәзмә экспозицияләре, проект сессияләре, нетворкинг һәм тармакның әйдәп баручы экспертлары белән очрашулар. 100 дән артык экспертның катнашуы көтелә.
«Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү» бөтенроссия форумын Россия Төзелеш министрлыгы, РФ ДОМ үсеше институты ярдәмендә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән берлектә үткәрә.
Массакүләм мәгълүмат чаралары (ММЧ) вәкилләренә «Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү» Бөтенроссия форумының рәсми сайтында 15 августка кадәр түбәндәге сылтама буенча заявка бирергә кирәк: https://forumgorodov.reg.events/press/.
Контакт мәгълүматы:
«Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү» Бөтенроссия форумы матбугат хезмәте: media.info@dspkazan.com.
Коллегалар! Игътибар итүегезне үтенәм. Аккредитацияләү срогы 15 августта чикләнгән!