Республика массакүләм мәгълүмат чаралары арасында коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләрен иң яхшы яктырту буенча «Коррупция: взгляд журналиста» конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

2025 елның 31 июле, пәнҗешәмбе

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан республика массакүләм мәгълүмат чаралары арасында коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләрен иң яхшы яктырту буенча «Коррупция: взгляд журналиста» махсус журналистлар конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә.

Конкурс массакүләм мәгълүмат чараларының һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын коррупция проблемаларына җәлеп итү максаты белән оештырыла.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:

  • «Периодик матбугат басмаларында коррупциягә каршы иң яхшы басмалар сериясе»,
  • «Коррупциягә каршы иң яхшы телесюжетлар сериясе»,
  • «Коррупциягә каршы иң яхшы радиосюжетлар сериясе»,
  • «Интернет-басмаларда коррупциягә каршы иң яхшы мәкаләләр сериясе»,
  • «Интернет социаль челтәрләрендә коррупциягә каршы тематиканы иҗади яктан чагылдыру» махсус бүләге,
  • «Коррупциягә каршы тематика буенча иң яхшы журналист тикшерүе» махсус бүләге,
  • «Интернет социаль челтәрләрендә коррупциягә каршы тематиканы иҗади яктан чагылдыру».

Анкета-гаризалар һәм конкурс эшләре «Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында коррупцияне профилактикалау һәм аңа каршы тору мәсьәләләрен иң яхшы яктыртуга багышланган «Коррупция: взгляд журналиста» республикан конкурсы» тамгасы белән 2025 елның 7 ноябренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы (420066, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2, 6 кат, 603 кабинет, кадрлар бүлеге). Тел. (843)570-31-10, e-mail: A.Smetanina@tatar.ru.

Конкурс нигезләмәсенә сылтама – https://tatmedia.tatarstan.ru/cpetsialniy-zhurnalistskiy-konkurs-sredi-8557389.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International