27 апрельдә Татарстан башкаласының Кремль урамында илнең иң массакүләм ярышларының берсе – «Республика Татарстан» газетасы һәм Казан башкарма комитетының Спорт комитеты призларына 81 нче җиңел атлетика эстафетасына старт биреләчәк.
Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы халыклар һәм диннәр арасындагы мөнәсәбәтләрне Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга конкурс игълан итә.
Документаль фильмнарны сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көнне карарга мөмкин.
Россия Тышкы эшләр министрлыгында аккредитация узган чит ил ММЧ вәкилләре республиканың инновация инфраструктурасы объектлары белән танышу өчен Татарстанга килде. Әлеге вакыйга «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара форумы үткәрелүгә бәйле.
Агентлык җитәкчелеге һәм коллективы мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.
«Социаль челтәрләрдә актив эшләү – басма статусының күрсәткече». Татарстан Республикасы «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «SMM-лаборатория» белем бирү семинары тыңлаучылары алдында чыгыш ясаганда шулай дип белдерде.
Казанның 187 нче күппрофильле лицеенда юниорлар арасында «Полиграфик технологияләр» компетенциясе юнәлешендә һөнәри осталык буенча төбәк чемпионаты башланды. Анда катнашучыларга махсус бирем буенча журнал бастыру һәм үз куллары белән истәлеккә блокнот ясау мөмкинлеге бирелә.
3 апрельдә Әгерҗе районының Сарсак-Умга лицеенда "Смартфонда нәрсә яшеренгән: мобиль хәвефләр" темасына дәрес үткәрелде. 5–11 сыйныф укучылары катнашкан дәресне “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова үткәрде.
Заманча сәнгать галереясенә килүчеләр музей өчен гадәти булган форматта, ягъни матди чыганакта, Михаил Захаровның 39 репортажы белән таныша алачак. Фотосурәтләр пластикка бастырылган.
Эшләр Татарстан Республикасы Журналистлар берлегендә (420080, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 179 (3 подъезд) 2023 елның 21 апреленә кадәр кабул ителә. Конкурс эшенә «Журналистика һәм массмедиа өлкәсендә «Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» XXVI Республика бәйгесенә» дигән тамга салырга кирәк. Белешмәләр өчен телефон: (843)555-85-11, 555-76-03.