Татарстанның спорт йолдызы кайчан кабынды?
10 ел элек Казанда булган халыкара вакыйганың роле нинди?
«Tatarstan Today» программасы авторы һәм алып баручысы Динә Газалиева федераль түрәләр Виталий Мутко һәм Игорь Шувалов белән Казан Универсиадасы кайтавазының бүгенге көндә чагылышы хакында сөйләшә.
Тапшыруның яңа чыгарылышы Татарстан Республикасының спорт брендын булдыру этапларына багышланган. Бу катлаулы юлда Татарстанга кемнәр теләктәшлек күрсәткән?
Шамил Тарпищев, танылган татар кешесе һәм легендар теннистчы, спорт үрләренең ничек яулануы турындагы истәлекләре белән уртаклаша.
Татарстан делегацияләренең күпсанлы сәфәре вакытында төшерелгән архив видеокадрларында Казан Универсиадасын уздырган кешеләрнең хис-кичерешләре һәм хатирәләре сакланган. Автор аларны да тамашачыларга тәкъдим итә.
«Tatarstan Today» премьерасы “ТНВ” каналында 23 сентябрьдә 19:00 һәм 25 сентябрьдә 21.00 сәгатьтә булачак.“Татарстан-24” каналында 27 сентябрьдә 18:30 һәм 22:30 сәгатләрдә карарга мөмкин.