«РОСТКИ: Россия һәм Кытай - үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы кысаларында Татарстан башкаласына өч көнлек матбугат турына Кытай Халык Республикасыннан массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре килде. Сәфәрнең беренче көнендә журналистларга Казан Кремле буенча гомуми экскурсия оештырылды.
Аның барышында медиа вәкилләре шәһәрнең төп туристик объектларын һәм истәлекле урыннарын карады. Экскурсовод катнашучыларны Казанның меңьеллык тарихы һәм бөтен дөньяга танылган архитектура объектлары белән таныштырды, алар арасында Спас-Преображенский соборы, Юнкерлар училищесы, элекке дәүләт учреждениеләре һәм Губернатор сарае бар.
«Мин Казанга инде өченче тапкыр киләм, ул – искиткеч тарихи шәһәр. Ел саен аның үзгәрешләр кичерүен күрү бик күркәм, монда һәрвакыт архитектура яңалыклары өстәлә тора, – дип сөйләде Кытайдан килгән корреспондент Му Хо. – Биредә үзенчәлекле дустанә мохит хөкем сөрә һәм һәрвакыт туристлар күп. Татарстанда көнбатыш һәм көнчыгыш мәдәнияте үрелеп бара».
Аның сүзләренчә, халыкның бердәмлеге Кытай һәм Россиянең үзенчәлекле охшашлыгы булып тора.
Экскурсия барышында төп игътибар шәһәрнең дини хәзинәләренә – Кол Шәриф мәчетенә һәм Благовещение соборына бирелде. Кунакларга мәчетнең эчке төзелеше һәм аны оештыру тарихы турында сөйләделәр. Журналистлар Кол Шәрифнең зәркән моделен карадылар, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен гыйбадәт кылу залларының корылышын һәм Коръән укуны үз күзләре белән күрү өчен балконга менделәр. Экскурсовод шулай ук Идел буе территориясендә исламның ничәнче гасырда кабул ителүен сөйләде.
Чит ил кунаклары Сөембикә манарасының бөеклегенә сокландылар, Татарстан башкаласының иң өлкән православие гыйбадәтханәсе тарихы белән таныштылар. Гид Казан төбәгендә православие үсеше турында сөйләде.
Соңыннан экскурсовод Татарстан гербының килеп чыгышы белән таныштырды, шулай ук мифик җан – аждаһа тарихы турында сөйләде.