7 сентябрьдә Түбән Камада «Камский бриз» төбәк телекомпанияләренең өченче фестивале башланачак. Быел ул аеруча үзенчәлекле – махсус хәрби операция зонасында һәлак булган НТР телеканалы журналисты Александр Комаров истәлегенә багышланган.
Александр Комаров «Алга» батальоны составында үзе теләп фронтка китте. 2023 елның 6 февралендә Угледар янындагы авыр сугышларда алган җәрәхәтләреннән вафат булды. Аның хатыны һәм кызы калды. Сашаның тол калган хатыны аның коллегалары хәтерендә уелып калуын тели иде. Аның теләге тормышка ашты – «Каһарманнар» премиясе Александр Комаров исеме белән аталачак. Җиңүчеләрне махсус хәрби операция барышы турында журналистлар әзерләгән материаллар нигезендә сайлаячаклар.
«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе, жюри рәисе Айдар Сәлимгәрәев: «Александр Комаровның махсус хәрби операция зонасына бару карары – гадәти карар түгел», – дип белдерде.
«Журналистлар сугышчы түгел, алар – халыкка мәгълүмат җиткерүче кешеләр. Александр үз патриотизмын сүз белән түгел, ә эш белән исбатларга омтылды. Ул хәбәрсез югалгач без бик борчылдык, шулай да яхшыга өметләндек. Аның үлеме безнең өчен көчле тетрәнү булды. Сашаны без беркайчан да онытмабыз», – диде ул.
«Каһарманнар» премиясеннән тыш, «Камский бриз» фестивале кысаларында тагын җиде номинация буенча иң яхшы сюжетлар, фильмнар, программалар сайланачак: «Хәбәри программа», «Репортаж», «Алып баручы», «Мобиль репортер», «Балалар журналистикасы», «Видеомонтажлау сере», «Видео төшерү сәнгате».
Конкурста катнашучылар – Татарстанның дәүләт, муниципаль һәм хосусый телекомпанияләре. Алар барлыгы 24 булачак. 170 журналист, оператор һәм режиссер катнаша. Рус һәм татар телләрендә 160 фильм һәм репортаж тәкъдим ителгән. Катнашучыларны, узган елдагы кебек үк, ике төркемгә – 100 меңгә кадәр халкы булган һәм 100 меңнән артык кеше яши торган шәһәрләрдән килгәннәргә бүлделәр. Җиңүчеләрне конкурс комиссиясе сайлаячак, ул 2023 елның 8 сентябрендә фестивальне ябу тантанасында җиңүчеләрнең исемен яңгыратачак.
Айдар Сәлимгәрәев төбәк телевидениесенә ихтыяҗның арта баруны билгеләп үтте. «Ихтыяҗ артканнан-арта бара, чөнки җирле яңалыклар тамашачыга вакыйганың эчендә кайнап алу мөмкинлеге бирә. Әлбәттә, җирле телевидениенең киләчәге гади түгел, әмма нәкъ менә видеояңалыклар, сюжетлар, программалар киләчәктә тагын да камилләшер дип уйлыйм. Бу контекстта региональ телекомпанияләр фестивале – бик актуаль формат. Биредә җирле телекомпанияләр үз хезмәттәшләре мисалында яңа эш алымнары табарга өйрәнә. Шундый ук шартларда хезмәт итүче кешеләрнең иҗат җимешен карап, алар белән тигезләшергә омтылалар. Ә бу иң яхшы мотиватор», – дип саный агентлык җитәкчесе.
Татарстан Республикасының «Камский бриз» төбәк телекомпанияләре фестивале 7 – 9 сентябрьдә Түбән Камада узачак. Фестивальне оештыручылар: «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «Татмедиа» АҖ, Түбән Кама шәһәре администрациясе, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге, НТР медиахолдингы (Түбән Кама).
Конкурс комиссиясе составында – «Татмедиа» җитәкчелеге, танылган журналистлар, шулай ук БТРК «Татарстан», «Татарстан - Яңа Гасыр», «ШАЯН ТВ» телекомпанияләре һәм башкалар.