2023 елда Казан шәһәрендә диктант язылачак төп мәйданчыклар – А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәк, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе һәм К(П)ФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты. Шулай ук «МЕГА» сәүдә үзәге, «ТАТМЕДИА» АҖ һәм Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе дә бу чарадан читтә калмый.
Бу – Россия буенча дистәләрчә мең чакрым юл, йөзләрчә яңа мәктәп, мәдәният йорты, меңләгән заманча поликлиника һәм яслесе булган балалар бакчасы, яшь галимнәр өчен югары технологияле лабораторияләр, һәркем файдалана алырлык интернет, калдыкларны аерым җыю инфраструктурасы, төзекләндерелгән парклар, скверлар, ишегаллары һәм яр буйлары, шулай ук үз эше белән шөгыльләнүче 1,3 миллионнан артык эшкуар.
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевка «Бердәмлек» медален тапшырды. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе Россия-1 һәм Россия-24 телеканалларында «Җиңү безнең якта булачак» видеороликлар сериясен башлап җибәрде. Проектны төшерүдә танылган журналистлар, артистлар һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннары катнашты.
Чара 5 апрельдә 17.00 сәгатьтә А.С.Пушкин исемендәге Мәдәни үзәкнең яшьләр студиясендә узачак.
Проект кысаларында регионның уникаль урыннары һәм җирле халык тарихы турында материаллар дөнья күрәчәк. «Бу – туристлар өчен республиканы яңа яктан ачарга мөмкинлек бирә», – ди проектны оештыручылар. Проектны төшерү 4 апрельдән 7 апрельгә кадәр Казанда һәм аның тирәсендә планлаштырыла. Туристлар булып популяр блогерлар Андрей Борисов һәм Сабина Хайрова, шулай ук «Больше, чем путешествие» программасында катнашучылар чыгыш ясаячак.
2023 елның 19 маеннан 21 маена кадәр Санкт-Петербургта Дәүләт Эрмитажында «Мәдәниятләр багланышы» XVII Халыкара медиа-форумы узачак. Медиа-форумда катнашу өчен Татарстан Республикасы яшь тележурналистлары, режиссерлары, фотографлары, блогерлары чакырыла, алар Эрмитажда туган ягыбыз турында сөйли торган мультимедиа эшләр тәкъдим итә алачак.
«Бәллүр каләм»–«Хрустальное перо» республика журналистика һәм массмедиа конкурсында катнашучыларны нинди номинацияләр буенча бәяләячәкләр, конкурсның форматы медиакиңлек үсешен исәпкә алып ничек үзгәрә, бу хакта «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова сөйләде.
Китапка танылган журналист, шагыйрь, бард Сергей Федотов язган шигырьләр, җырлар, шигъри пьесалар кергән. Сергей Александрович басманың кулъязмасын әзерли, ләкин китап чыгарырга өлгерми. Ул, нибары 59 яшендә, 2015 елның 12 июнендә вафат була. Дуслары, журналист хезмәттәшләре ул башлаган эшне ахырына кадәр җиткерә – "Плутон" нәшриятында «Однодневные спектакли» китабы дөнья күрде.
Хөрмәтле журналистлар! Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген иң яхшы яктыртуга конкурс игълан ителде. Сезне әлеге конкурста канашырга чакырабыз.