Республика халкы «Вправе.рф» хокукый ярдәм порталы аша түләүсез хокукый ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала.
Портал нәрсә бирә?
- телефон буенча юристтан консультация алу;
- язмача җавап алу өчен квалификацияле юристларга язмача сорау җибәрү;
- Татарстан Республикасы Дәүләт юридик бюросына кабул ителүгә язылу;
- тормыш хәлләре буенча актуаль хокукый мәгълүмат алу.
Порталдан теләсә кайсы граждан түләүсез юридик ярдәм һәм актуаль хокукый мәгълүмат алу өчен файдалана ала.
Моның өчен түбәндәгеләрне башкарырга кирәк:
1. Дәүләт хезмәте порталы аша шәхси кабинетка (gosuslugi.ru) керергә.
2. «Юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать» бүлеген сайларга һәм «Мөрәҗәгатьне бирергә» дигән төймәгә басарга.
3. Алга таба, ситуациядән чыгып, шәхси мәгълүмат тутырырга.
1 адым - түләүсез юридик ярдәм алу хокукына ия ташламалы категория зат булуны күрсәтү.
2 адым - мөрәҗәгатьнең эчтәлеген, юридик ярдәмнең төрен, сезнең белән хезмәттәшлекнең кирәкле форматын күрсәтү һәм кабул ителүгә язылу.