Илкүләм телерадиотапшырулар ассоциациясе генераль директоры Александр Широкихның "Телевидениегә заманча цифрлы технологияләрне кертү" темасы буенча чыгышы планлаштырыла.
Сессиядә республиканы “Татарстан” ДТРК директоры Фирдүс Гыймалтдинов тәкъдим итәчәк. Ул Казан дәүләт мәдәният институты белән цифрлы телерадиотапшырулар өчен кадрлар әзерләүдәге хезмәттәшлек тәҗрибәсе турында сөйләячәк. Шулай ук спикерлар арасында - "ЭХО лОСЕЙ" беренче ИТ-радиосын булдыручы һәм продюсер, инновацияләр өлкәсендә эксперт Алексей Рудым, "БДБ Икътисадый үсеш үзәге" ассоциациясенең төзелеш һәм архитектура комитеты рәисе Константин Авагимов һәм башкалар бар.
Вакыты: 22.09.2023 09:00
Урыны: «Казан Экспо» В зал.
Онлайн-трансляциягә сылтама.
Исегезгә төшерәбез, Kazan Digital Week 2023 халыкара форумы иртәгә, 2023 елның 20 сентябрендә, ачыла. Чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә онлайн-форматта узачак.