Татарстан "Бөтен Россия" заманча журналистика форумында катнаша

2023 елның 19 сентябре, сишәмбе

Бүген Сочида рәсми рәвештә традицион "Бөтен Россия" заманча журналистика форумы ачылды. "Татмедиа" медиахолдингы форумда үзенең берничә медиапроектын  – "Чаян" журналының 100 еллыгына багышланган күргәзмә, "Идел" һәм "Идель" яшьләр журналларын, шулай ук "Татмедиа династиясе" проектын тәкъдим итә.

Бүген форумның тантаналы ачылышында Татарстан делегациясен Россия журналистлары берлеге рәисе Владимир Соловьев сәламләде. «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков аны чәкчәк белән сыйлады, татар милли сувенирларын һәм «Чаян» журналын бүләк итте.

"Ә "Чаян" ничек тәрҗемә ителә? – дип кызыксынды Соловьев. "Скорпион", – дип җавап бирде Садыйков һәм үз вакытында бу журналның Россиядә иң зур тиражлы басмаларның берсе булуын әйтеп үтте.

Чарада шулай ук Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов та катнашты. Аның сүзләренә караганда, оешмага керергә теләүчеләр хәзер бик күп.

"Соңгы 10 гаризаны яшьләрдән кабул иттек", – диде Әминов.

Владимир Соловьев таныклыклар тапшыруга шәхсән үзе килергә вәгъдә бирде.

"Бөтен Россия" заманча журналистика форумы Сочида уза, быел ул егерме җиденче тапкыр үткәрелә. Форумда бөтен Россиядән, шул исәптән яңа кушылган территорияләрдән журналистлар катнаша.

"Татмедиа" медиахолдингы – Россиядә иң эреләрнең берсе, аңа 98 газета, 17 журнал, 79 сайт, 19 телеканал һәм 14 радиоканал, шулай ук социаль челтәрләрдә 350 профиль керә. Компаниядә 1500 хезмәткәр эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International