Махсус хәрби операция шартларында профессиональ журналистлар өчен аларның гражданлык позициясе мөһим. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Республика Дәүләт Советына еллык юлламасыннан соң «Татмедиа» җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Татар-информ»га үз фикерләрен җиткерде. Анда республика җитәкчесе медиа киңлекнең бүген чын сугыш кырына әверелүен ассызыклады.
«Бүген бәяләмәсез мәгълүмат бирү дөрес түгел, чөнки журналист бу очракта битараф калырга тиеш түгел. Аның гражданлык позициясе, геройларыбызга сүз белән ярдәм итү осталыгы мөһим. Мәгълүматны дөрес тон белән бирү — бүгенге көндә иң мөһиме. Мәгълүмати сугыш чынбарлыгында фәкать мәгълүмат кына бирү аз», — дип раслый агентлык әңгәмәдәше.
Шамил Садыйков «Татмедиа» АҖнең республиканың төрле районнары филиал хәбәрчеләре эшен мисал итеп китерде.
«Безнең журналистлар Россиянең яңа төбәкләренә командировкаларга бара — Лисичанск, Луганск, Донецкига, хәрбиләр белән очраша, геройларның батырлыгын яктырта, патриотик материаллар әзерли һәм максималь рәвештә чынбарлыкны чагылдыра», — дип белдерде ул.
Гомумән алганда, бүген журналист эше — ул, беренче чиратта, яңа чынбарлыкта эшләү. Бихисап күп кешеләр мәгълүматны яңа медиа, социаль челтәрләр, Telegram каналларында урнаштыра. Шуңа күрә, Садыйков фикеренчә, журналист алга киткән булырга, видеоконтент белән эшли белергә, яңа форматлар һәм техниканы даими рәвештә үзләштерергә тиеш. Мәсәлән, «Татмедиа» АҖдә эшнең бик зур өлеше яңа медиа, Telegram-каналлар, видеоформатларның төрле юнәлешләре үсешенә багышланган.