«Камский бриз – 2023»: Түбән Кама хәбәри программасы Татарстанда иң яхшы программа дип табылды

2023 елның 11 сентябре, дүшәмбе

«Кама Артегы» мәйданчыгына Татарстаннан профессионал телевидение журналистлары җыелды. Ике көн дәвамында алар төрле юнәлешләр буенча мастер-классларда, дискуссияләрдә, экскурсияләрдә булды,   актуаль темаларга аралашты.

Моннан тыш, журналистлар  «Хәбәри программа», «Репортаж», «Алып баручы», «Мобиль репортер», «Балалар журналистикасы», «Видеомонтажлау», «Әдәби видео төшерү» номинацияләрендә  көч сынашты.

Агымдагы елда  әлеге  конкурста Татарстанның 20 шәһәреннән һәм районыннан 24 телекомпания һәм телестудия катнашты. Жюри карамагына Түбән Кама, Актаныш, Баулы, Әлмәт, Буа, Зәй, Яшел Үзән, Лениногорск, Мамадыш, Мөслим, Чаллы, Чистай, Азнакай, Менделеевск, Алабуга, Казан һәм Татарстанның башка шәһәрләреннән 165 эш тәкъдим ителде. Катнашучыларны җибәрелгән шәһәренең зурлыгына карап ике төркемгә бүлделәр (100 мең кешегә кадәр халкы булган шәһәрләр  һәм 100 мең кешедән артык халкы булган шәһәрләр).

Конкурсы нәтиҗәләре буенча "Новости Нижнекамска" программасы  иң яхшы хәбәри программа дип танылды, ә иң яхшы мобиль хәбәрче  исеменә Вера Вирц ия булды. «Каһарман» һәм «Видеомонтажлау » номинацияләрендә икенче урыннарны Александр Халинга бирделәр, «Репортаж» номинациясендә икенче дәрәҗә диплом белән Вера Моратова бүләкләнде, Илһам Джураев «Видеомонтажлау» номинациясендә 2 нче урынны яулады, Булат Әбделманов һәм Илья Челноков «Әдәби видео төшерү» номинациясендә өченче урынны алды, «Иң яхшы алып баручы» номинациясендә өченче дәрәҗә диплом белән Алмаз Кашаев бүләкләнде.

Исегезгә төшерәбез, быел фестиваль СВО зонасында һәлак булган журналист Александр Комаров истәлегенә багышланды. Александр «Алга» батальоны составында үзе теләп фронтка китә. 2023 елның алтынчы февралендә Угледар янындагы авыр сугышта җәрәхәтләнә һәм һәлак була.

Фестивальне оештыручылар – "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы, "Татмедиа" АҖ, Түбән Кама шәһәре администрациясе, НТР медиахолдингы (Түбән Кама).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International