Кичә Болгар җирендә зур тарихи вакыйга уңаеннан татарстанлылар гына түгел, чит ил кунаклары да җыелды. Биредә 922 елда рәсми рәвештә ислам динен кабул итү билгесе булган бина төзелеп бетеп, анда Гиннесс рекордлар китабына кертелгән дөньядагы иң зур Коръән-Кәрим урнаштырылды. Ачылу тантанасында Рөстәм Миңнеханов: “Ислам безне берләштереп көчебезне арттырды. Бүген исламның тарихи традицияләрен саклап калу бик мөһим”, – дип белдерде.
май – Татарстан Республикасы матбугаты көнендә, “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында республиканың “Бәллүр каләм – Хрустальное перо” XV журналистлык конкурсы йомгаклары игълан ителде. Матбугат көнендә уздырыла торган традицион массакүләм мәгълүмат чаралары медиафорумы кысаларында җиңүчеләр игълан ителгәнче, ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның матбугатчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлавын җиткерде.”Бәллүр каләм” очы тагын да очлайды, бу конкурсның исем-атамасын заман технологияләренә яраштырып үзгәртергә кирәк түгел, дигән фикер белдерде.
17 майда Татарстан башкаласында ачылачак “KAZANSUMMIT 2012” бу юлы масштаблырак булуы белән истә калыр, мөгаен. Быелгы IV саммит узганнарыннан тагын да дәрәҗәлерәк булуы, чакырылган кунакларның, тәкъдим ителә торган инвестиция проектларының күплеге белән аерылып торачак. Ул халыкара инвесторларны, Россия һәм чит илләрнең хакимият вәкилләрен, финанс структуралары җитәкчеләрен, эшмәкәрләр һәм эшлекле элитаны, Россия, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы, БДБ, Ауропа, Азия илләреннән экспертлар һәм галимнәрне бер мәйданга җыячак. Бу хакта бүген журналистларга “Татмедиа” агентлыгында узган матбугат очрашуында ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов җиткерде.
Мәшһүр татар драматургы, Татарстанның халык язучысы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Туфан Миңнуллинны соңгы юлга озату 3-нче майда, сәгать 8.30 Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрында, гражданлык җеназасы сәгать 10.00 була. Мәрхүм Яңа-Татар зиратына җирләнәчәк.
Форумны Россия Олимпия комитеты президенты Александр Жуков ачты