Ришат Хәмидуллин: “Мөселман фестивалендә катнашкан яшьләрнең актив тормыш позициясе бар”.

2012 елның 22 июне, җомга

Татарстанда 25 июньнән 1 июльгә кадәр мөселман яшьләренең алтынчы фестивале уза. Форум ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татарларның федераль милли-мәдәни мөхтәрияты, ТР мөселманнары Диния нәзарәте, “Иделяшьләр үзәге, ТР Президентының Дини берләшмәләр белән элемтәләр идарәсе теләктәшлегендә оештырыла.

Бүген “Татмедиа” агентлыгында узган матбугат очрашуында ТР Президентының Дини берләшмәләр белән элемтәләр идарәсенең Дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе Илнур Гатауллин билгеләп үткәнчә, мондый фестивальне уздыру идеясе Татар яшьләре көннәрендә барлыкка килгән, чөнки бу чарага җыелган яшьләр үзләренең кызыксынулары буенча төрле-төрле төркемнәргә берләшә башлаган. Мөселман яшьләре фестивале беренче тапкыр 2007 елда Татар яшьләре көннәре белән берлектә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле аппараты ярдәме белән үткәрелгән. Әмма бу чара фестиваль һәм Татар яшьләре көннәрен берләштереп булмавын күрсәткән. 2008 елдан алып мөстәкыйль оештырыла башлаган фестиваль берничә ел дәвамында Болгар шәһәрендә үткәрелде. Быел аны урыны үткәрү итеп Казаннан 30 км ераклыкта урнашкан “Идел” яшьләр үзәге билгеләнгән.

Әлеге фестивальнең максаты – өммәт эчендәге проблемаларны хәл итү өчен, Россия Федерациясендә яшәүче мөселман яшьләрен берләштерү, алар арасында хезмәттәшлек урнаштыру, күптөрле проектларны тормышка ашыру, мөһим мәсәләләрне хәл итү өчен, үзара эшлекле элемтәләрне җайга салу. Узган елдагы фестивальдә мөселман яшьләренең төбәкара берләшмәсен оештыру – моның ачык мисалы булып тора. Шулай ук бу фестиваль төбәкләрдәге лидерларны ачыкларга ярдәм итә. Алар урыннардагы үз оешмаларын оештырып җибәрә, фестивальгә охшаш чаралар үткәрә.

Елдан-ел фестивальдә катнашучыларның саны арта бара. Җитмеш кешедән башланган быел 150ләп мөселманны җыяр дип көтелә. Татарларның федераль милли-мәдәни мөхтәрияты матбугат секретаре Алсу Хәбибуллина хәбәр иткәнчә, җыенга килергә теләп Иркутск, Кемерово, Мәскәү, Новосибирск, Пенза, Самара, Свердловск, Чиләбе өлкәләре, Башкортстан, Марий Эл, Мордовия, Чувашия, Удмуртия Республикалары, Түбән Новгород, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре, Пермь крае, Татарстан районнары мөселманнары заявка биргән. Татарстан мөфтияте аппарат җитәкчесе Ришат Хәмидуллин фикеренчә, бу яшьләрнең актив тормыш позициясе бар, алар безнең җәмгыяттә барган процессларга йогынты ясый ала.

Әлеге мөселман яшьләре диспутларда, Россиянең яшь мөселманнарын борчыган актуаль мәсьәләләрне күтәргән “түгәрәк өстәл” утырышларында, лекцияләрдә, семинарларда, бәйгеләрдә һәм Ислам буенча дәресләрдә катнаша алачак. Шулай ук дин әһелләре белән очрашулар, экскурсияләр, фестивальнең көндәлек газетасын чыгару, хәләр ризык, биш тапкыр намаз уку, мөселман фильмнарын күрсәтү каралган.

Татарстан мөфтияте аппарат җитәкчесе Ришат Хәмидуллин хәбәр иткәнчә, быелгы чараларда Россиянең берничә төбәге мөфтиләре, аерым алганда, Мәскәү шәһәре мөфтие Әлбир Крганов, Пенза өлкәсе мөфтие Габдеррәүф Зәбиров белән очрашу көтелә. Шулай ук фестиваль чараларында Татарстанның дин әһелләре, галимнәр белән төрле темаларга очрашулар оештырылачак. Болар барысы да мөселманнарга үзләрен бердәм өммәт итеп хис итәргә, үзара фикер алышырга, уртак проблемаларны хәл итәргә, үсеш перспективаларын тикшерергә мөмкинлек бирә.

Фестиваль 25 июньдә "Колшәриф" мәчетендә ачылачак.

22 июнь, Татар-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International