ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2012 ел
сишәмбе

ТР Хөкүмәт йортында Болгарга һәм Свияжскига туристик маршрутлар хакында сүз барды

15 июньнән "ТНВ-Планета" каналы үз эшен башлап җибәрде.

8
июнь, 2012 ел
җомга
Кичә Мәскәүдә үткән “Евразия-Инфофорум”ы кысаларында электрон массакүләм мәгълүмат чаралары Евразия конкурсының “Гуманитар хезмәттәшлек үсеш өчен” Россия этабы лауреатлары аталды.

Конкурс РФ Матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр буенча федераль агентлык ярдәмендә үтте. Анда Әрмәнстан, Беларусия, Казахстан, РФ, Таҗикстан журналистлары катнашты. Конкурсның икенче этабы Кытай башкаласында Пекинда үтәчәк.

 

Казанда 18-23 нче июнь көннәрендә II Халыкара “Нәүрүз” театраль-белем бирү фестиваль-форумы узачак. Шул уңайдан бүген Г. Камал исемендәге театрда матбугат конференциясе узды.

Журналистларга фестиваль турында, аның сәнгать җитәкчесе, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР Театр эшлеклеләре берлеге рәисе, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, фестиваль-форумның башкарма директоры, Г. Камал исемендәге театр директоры вазифаларын башкаручы Илфир Якупов, театр тәнкыйтьчесе, Г. Камал исемендәге театрның әдәби бүлек җитәкчесе Нияз Игламов һәм фестиваль-форумда сәхнә хәрәкәте буенча педагог, Казан театр училищесы укытучысы, режиссер Рөстәм Фәтхуллин сөйләде.


6
июнь, 2012 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан һәм Россия тормышы турында оператив мәгълүматның иң авторитетлы һәм профессиональ чыганакларының берсе – “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы – үзенең 22 яшьлеген бәйрәм итә.
Агентлык КПСС Татарстан обкомы бюросы карары нигезендә 1990 елның 6 июнендә оешты. Документларга үз имзасын КПСС обкомы секретаре Минтимер Шәймиев куйды.
“Рус теле илебездә сәяси, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә бер-береңне аңлап яшәү-эшләүгә ярдәм итә, төрле милләт һәм төрле дин кешеләрен берләштерә”, - диелә котлауда

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Рус теле көне белән котлады.


5
июнь, 2012 ел
сишәмбе
Иртәгә республикада Рус теле көненә багышланган бәйрәм чаралары үткәреләчәк. Бу хакта бүген Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов хәбәр итте.

1
июнь, 2012 ел
җомга
 

“Бу - искиткеч бәйрәм генә түгел, ә балаларның хокуклары өчен көрәш көне, аларның ихтыяҗларына игътибар итүне сорый торган көн”, - дип ассызыклады Премьер

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков республика халкын Халыкара балаларны яклау көне белән котлады.
“Кадерле Татарстан Республикасы халкы!

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика балалар клиник хастаханәсенең онкогематология бүлегендә дәваланучы балалар белән очрашты.

Очрашу 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне кысаларында үтте.

Балалар өчен Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете, Благовещение соборы, Сөембикә манарасы буйлап экскурсия оештырылды.


29
май, 2012 ел
сишәмбе

Аның кысаларында Истанбул каласында татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл куелачак. Шушы җәһәттән Татарстан илбашы Рөстәм Миңнехановның икекөнлек сәфәр белән төрек иленә килүе көтелә. Рәсми делегация составында мәдәният министры Айрат Сибагатуллин,  Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, язучы Разил Вәлиев,  Бөтендөнья татарлар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, президент  аппаратының Тышкы элемтәләр департаменты җитәкчесе Искәндәр Мөфлиханов,  Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Радик Гыйматдинов урыналган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International