Иртәгә, 14 апрель 13.00дә, "Татар-информ" агентлыгында Татарстан Республикасында Швеция көннәрен үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе була.
Чарада РФта Швеция илчелегенең икътисади мәсьәләләр буенча киңәшчесе Марианн Хультберг, илчелекнең мәдәният буенча киңәшчесе Мортен Франкбю, Россиядә "Business Sweden" сәүдә һәм инвестицион совет башлыгы Андреас Гиаллуракис катнаша.