Татарстан Республикасы хәрби комиссары 2015 елның апрель-июль айларында гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруга әзерлек һәм үткәрү турындагы матбугат конференциясе

2015 елның 1 апреле, чәршәмбе

Иртәгә, 2 апрельдә, 10.00дә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы хәрби комиссары 2015 елның апрель-июль айларында гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруга әзерлек һәм үткәрү турындагы матбугат конференциясе узачак.

Журналистларның сорауларына ТР хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин, ТР Хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү, чакыру һәм туплау бүлеге башлыгы Дмитрий Гурылев, ТР Хәрби комиссариатының хәрби-табиблар комиссиясе башлыгы Марат Нагаев җавап бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International