Беренче кварталда Татарстан Республикасы буенча “Роскомнадзор” идарәсе тарафыннан 24 ММЧ теркәлде, дип хәбәр итә идарә тармагы. Аерым алганда, 17 басма ММЧ, шул исәптән 8 газета һәм 9 журнал, 7 электрон ММЧ, шулар арасында 2 телепрограмма һәм 5 радиоканал. 7 ММЧ яңадан теркәлгән, шулардан – 2 басма ММЧ, шул исәптән 2 журнал, 5 электрон ММЧ, шул исәптән 2 телеканал һәм 3 радиоканал. 19 теркәлү таныклыгына үзгәрешләр кертелгән, шулардан газеталар – 3, радиоканаллар – 11, телеканаллар – 2, электрон даими басмалар – 3. Идарә тарафыннан исемлектән редакцияләре Татарстанда урнашкан 26 ММЧ чыгарылган, шуларның 4-е – суд карары буенча, 22 – оештыручылар гаризалары буенча. 31 мартта редакцияләре ТР территориясендә урнашкан массакүләм мәгълүмат чаралары исемлегенә 1086 ММЧ кергән.