ТР Дәүләт Советында төбәк телевидениесен саклап калу концепциясен тәкъдим иттеләр

2015 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

2015-2019 еллар өчен Татарстанда муниципаль һәм төбәк телевидениесен саклап калу һәм үстерү концепциясе Татарстан хөкүмәте тарафыннан эшләнелгән һәм расланган.

Республика телевидениесен үстерү концепциясе “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан "Таттелеком" ААҖ, “Эфир” һәм "ТНВ" телерадиокомпанияләре белән хезмәттәшлектә эшләнгән.

Бүген концепцияне ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе беренче урынбасары Нурия Беломоина тәкъдим итте.

Аның хәбәр итүенчә, бүгенге көндә Татарстанда 73 телеканал теркәлгән, шулардан 48 телеканал үз информацион продукциясен җитештереп чыгара. Социологик тикшеренүләр күрсәтүенчә, Татарстан телевидениесенең популярлыгы зур – халыкның 74 процентын урап ала.

Һәр көнне Татарстан телеканаллары 90 хәбәри телепрограмма, шулай ук 200 гә якын төрле телевизион тапшырулар җитештерә. Күп кенә каналлар аудиторияне яулар өчен үзләренең сайтларын да үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International