Мөфтияттә узган очрашуда агентлык һәм нәзарәт арасында хезмәттәшлек һәм Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары аша традицион ислам кыйммәтләрен тарату турында сөйләштеләр. Мөфтиятнең мәгълүмат чыганаклары, “Хузур” нәшрият йорты, “Хузур ТВ”, islam-today.ru хакында фикерләштеләр.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Айрат әфәндегә мөфтият эшчәнлегенә багышланган фильмны күрсәтте, ниятләнелгән чаралар хакында сөйләде. 2015 елның мөфтият тарафыннан Татар дин галимнәре елы буларак уздырылуы хакында искәртте.
Камил хәзрәт Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларының халыкка ислам кыйммәтләрен, халкыбызның рухи традицияләрен алга таба да актив яктыртуларына ышанычын белдерде һәм хезмәттәшлектә булган өчен рәхмәтен җиткерде.
Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.