ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2015 ел
дүшәмбе
9 мартта "Яңа гасыр" телеканалы эфирында 9:00-11:00, 15:00-17:00 һәм 19:00-20:00 сәгатьтә “Җиңү балкышы” телемарафоны кысаларында телевизор караучылар сугышта катнашучыларның тере хатирәләре, шулай ук сугышның әлегәчә мәгълүм булмаган яңа фактлары, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм фидакарь хезмәтләре белән Бөек Җиңүне якынлаштырган тыл хезмәтчәннәре турында хикәяләр тыңлый алачак.  

27
февраль, 2015 ел
җомга

24 мартта Яр Чаллыда VI Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр массакүләм мәгълүмат чаралары фестивале узачак, ул яшь журналистларның тәҗрибә һәм белем алуларына, шулай ук балалар һәм яшүсмерләр ММЧ үсешенә юнәлгән.


26
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Казанда “Ел Фемидасы” журналистлар конкурсына йомгаклар ясаганда Нижнекамск телерадиокомпаниясе журналистларын билгеләп үттеләр.


25
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстанның яшьләр ММЧлары җитәкчеләре, журналистлары "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында булды. Аларга агентлык эше турында "Татар-информ" МА генераль директоры Леонид Толчинский сөйләде.

26 февраль 11.00 сәгатьтә XIV «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестивале узуына багышланган матбугат конференциясе була. Матбугат конференциясе «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында (Декабристлар ур., 2) узачак.

26 февральдә 10:00 сәгатьтә Татарстан халыклар дуслыгы йортында (Павлюхин ур., 57) Россия Федерациясе Президенты каршындагы гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча Совет утырышы үтәчәк. Чарада Татарстан Республикасы дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин, Россия Федерациясе Президенты киңәшчесе, Совет рәисе М.А.Федотов катнашачак. 


24
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Иртәгә, 25 февраль 15.00 сәгатьтә, «Татар-информ» МА да Казанда Спорт киносы һәм ТВ Халыкара фестивале дөнья чемпионаты финалына багышланган матбугат конференциясе була.
Бүген Анкарада премия тапшыру тантанасы, шулай ук Халдун Танер елының рәсми ачылышы була. 2014 ел нәтиҗәләре буенча, төрки дөньяның әйдәп баручы ММЧ ның 23 вәкиле ТӨРКСОЙ премиясенә ия булды. 

23
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
Иртәгә, 24 февраль 11.00 сәгатьтә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында “Җәзаларны үтәү федераль хезмәте территориясендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын урнаштыру” темасына матбугат конференциясе була. 

19
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

700 меңнән артык татарстанлы фронтка киткән, бары тик яртысы гына кире әйләнеп кайткан


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International