“Татар-информ”мәгълүмат агентлыгында Кырымның туристлык мөмкинлекләренә багышланган брифинг уздырыла

2015 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Иртәгә, 10 апрель сәгать 10 да, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Кырым Республикасының туристлык мөмкинлекләренә багышланган матбугат конференциясе була. Анда Кырым Республикасының курортлар һәм туризм министрының беренче урынбасары Игорь Котляр һәм Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнаша.

Искәртеп узабыз: 10-11 апрельдә “Казан ярминкәсе” күргәзмә комплексы территориясендә «KITS» халыкара махсуслаштырылган туризм һәм спорт 20 нче юбилей күргәзмәсе уза. Анда Кырым Республикасы үз төбәгенең туристлык мөмкинлекләрен презентацияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International